news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб витаминнар эчү кагыйдәләре турында искәртте

Табиб-терапевт, онколог Сабухи Самедов витаминнарны үзләштерү һәм сәламәтлеккә зыян китермәү өчен ничек дөрес кабул итәргә кирәклеген аңлатты.

«Кальций тимер үзләштерүнең нәтиҗәлелеген бетерә. Нәкъ менә шуңа күрә тимер кергән витаминнарны сөт белән эчәргә ярамый. Бу тимер үзләштерүне 50-60 процентка киметә», - дип сөйләде «Газете.Ru»га терапевт, дип яза РИА Новости.

Ул искәрткәнчә, бер үк вакытта кайбер бадларны бергә эчү файданы киметә.

Витаминнарны кофеин белән бергә эчәргә киңәш ителми, табиб капсулаларны нейтраль температуралы су белән генә эчәргә кирәклеген искәртте. Шулай ук өстәмәләр сатып алганчы, кан анализларын тапшырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot