news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб вазифаларының бер өлешен шәфкать туташларына йөкләргә тәкъдим итәләр

Табиб вазифаларының бер өлешен урта медицина персоналына йөкләргә тәкъдим ителә. Сәламәтлек саклау министрлыгының оештыру һәм мәгълүматлаштыру Үзәк фәнни-тикшеренү институты шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.

Аерым алганда, медицина тикшерүе үткәрү, медикаментлар кулланып һәм аларны кулланмыйча дәвалау алымнарының нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын бәяләү, диспансеризация үтү өчен гражданнарның исемлеген әзерләү һәм сәламәтлек мәктәпләре үткәрү кебек вазифаларны шәфкать туташларына беркетергә телиләр.

Инициатива авторлары фаразлавынча, мондый адым булган ресурслар белән медицина ярдәменең үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, табибларның пациентлар белән эшләү өчен вакыты күбрәк булачак.

Сораштыру күрсәткәнчә, табибларның күпчелеге әлеге идеяне хуплый. Ә шәфкать туташларының 10 проценты гына бу инициативаны хуплап чыккан, 90,6 проценты аңа каршы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100