Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб утырып эшләүдән зыянны киметү ысуллары турында сөйләде
Утырып эшләү рәвеше - кеше физиологиясе күзлегеннән караганда иң зарарлысы.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Озак вакыт утырып эшләү кеше сәламәтлегенә сизелерлек җитди зыян салырга мөмкин. Кардиолог Владимир Хорошев утырып эшләүнең тискәре нәтиҗәләрен киметү вариантлары турында сөйләде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
«Утырып эшләү рәвеше — кешенең физиологик ихтыяҗлары күзлегеннән караганда иң нәтиҗәсезе санала. Кеше утыру белән аякларга артериаль кан агымы кискен кими. Бу бик начар», — дип аңлатты белгеч.
Табиб сүзләренә караганда, кан агымының акрынаюы артерияләрдә атеросклеротик үзгәрешләр артуга китерә, бу «бик авыр нәтиҗәләргә» китерергә мөмкин.
Утырып эшләүнең зыянын уңайлырак эш урыны киметә. Сәламәтлеккә авыр булмаган физик күнегүләрне ярты сәгатькә яки сәгатькә бер тапкыр ясау да ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бераз гына йөреп алу өчен тәнәфесләр дә файдалы.
Басып эшләү алымын да карарга мөмкин. «Заманча офисларда юкка гына компьютер өстәлләре басып эшләү өчен урнаштырыла башламаган. Бу урында кеше утырмый, ә басып тора. Бу функциональ яктан отышлырак», — дип искәртте табиб.
Шул ук вакытта табиб басып эшләү позасы да сәламәтлеккә зыян китерә, дип өстәде. Аны киметергә була, мәсәлән, һәр ярты сәгать саен табанны хәрәкәтләндерергә кирәк. Мондый күнегүләр мускуллар кыскаруына ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз