news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб туберкулез авыруы билгеләрен әйтте

Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә туберкулез симптомнары турында сөйләде.

«Туберкулез – акрын үсеш кичерә торган, хроник авыру. Ул кисәк кенә үсеш алмый, температура коронавирус вакытындагы кебек 39-40 градуска кадәр күтәрелми. Авыру, гадәттә, сәбәпсез ябыгу, төнлә тирләү, хәлсезлек билгеләреннән ачыклана, ә соңыннан ютәл барлыкка килә», – дип сөйләде баш табиб.

Алексей Алексеев аңлатуынча, чирнең беренче билгеләре барлыкка килүдән алып ютәлгә кадәр ярты ел чамасы вакыт уза. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шуңа күрә һөнәренә бәйле рәвештә куркыныч янаган кешеләргә флюорография елына бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми.

«Әгәр ике айдан артык субфебриль температура (37-37,9 градус) һәм ютәл күзәтелсә, бу – табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп», – дип билгеләп үтте Алексеев.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыхова әйтүенчә, актив туберкулез белән авыручы олы кешеләрнең 60 процентының бернинди дә зары юк, табиблар аларда чирне флюорография буенча гына таба. Бу инфекция белән авыручы балаларда йөз процент очракта симптомнар булмый, алар ябыкмый, температуралары гадәти. Табиблар әйтүенчә, сәламәтлеккә зарлана башлау вакыты җиткәнен көтмичә, ел саен Манту яки Диаскинтест пробасы ясату кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100