news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб түбән кан басымының куркынычы турында сөйләде

Түбән кан басымы шартлы төшенчә, ул 100/60 саннарыннан түбән күрсәткеч кенә түгел, ә кешенең гадәти кан басымы күрсәткечләренең 20 процентка төшүе. Мондый халәт җитди авырулар китереп чыгарырга һәм аларның куркынычын арттырырга мөмкин.

МЕДСИ клиникасы терапевты Евгения Иванова сөйләгәнчә, кан басымы төшкәндә кешенең үзен ничек хис итүе дә мөһим. Кайбер кешеләр моны бөтенләй сизми, әмма моның куркынычы юк дип әйтеп булмый. Кан басымының кинәт төшүе йөрәк-кан тамырлары һәм башка авырулар килеп чыгу куркынычын арттырырга яки аларның булуы турында сөйләргә мөмкин.

«Кискен артериаль гипотензиягә йөрәк функциясе, тамырлар тонусы кимү һәм кан йөреше кимү аркасында барлыкка килгән коллапс вакытында артериаль басымның кинәт төшүе хас. Бу халәт кискен миокард инфаркты, үпкә артериясе тромбоэмболиясе, йөрәк ритмы бозылу, аллергия, кан агу аркасында килеп чыгарга мөмкин», - дип яза РИА Новости табибка сылтама белән.

Хроник артериаль гипотензия ул кадәр куркыныч түгел, әмма хәлне шактый начарландыра, шуңа күрә даими терапия таләп ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100