news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб-травматолог кышын була торган иң куркыныч имгәнүләр турында кисәтте

Яңа ел бәйрәмнәрендә күп очракта актив ял вакытында яки пиротехника белән саксыз эш итү сәбәпле имгәнәләр.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар актив ял яки пиротехника белән саксыз эш итү вакытында алынган имгәнүләр белән хастаханәгә ешрак мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиб-травматолог Булат Зыятдинов сөйләде.

«Пиротехника белән бәйле мөрәҗәгатьләр бик күп, бигрәк тә кулда петарда шартлау сәбәпле микрохирургия бүлегенә килүчеләр шактый була. Шулай ук безнең гражданнар фейерверк нигә атмады икән дип, барып карарга мөмкин ... Алар белән инде офтальмологлар очраша», - диде спикер.

Зыятдинов Яңа ел бәйрәмнәре чорында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуын да билгеләп үтте һәм татарстанлыларны кышын юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга, автомобильләр арасындагы дистанцияне һәм имин тизлек режимын сакларга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100