news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб-терапевт эссе кабуны ничек билгеләргә икәнен әйтте

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-терапевт Алексей Хухрев «Радио 1» белән әңгәмәсендә эссе кабуны ничек билгеләргә икәнен аңлатты.

«Эссе кабуның классик билгеләре - кайнар коры тире, еш-еш сулыш алу, тиренең кызыл төскә керүе, баш авырту. Димәк, мондый кешене тиз генә кояш төшми торган урынга алып керергә, җәймәгә төрергә, тире өслегендәге дым парга әйләнсен өчен корытырга кирәк», - диде ул.

Табиб искәрткәнчә, боздан файдаланырга киңәш ителми, ә бүлмә температурасындагы су бирергә кирәк.

«Салкын су ашказаны спазмын барлыкка китерәчәк һәм начаррак сеңәчәк», - дип аңлатты ул.

Табиб шулай ук эсседә алкоголь кулланмаска кирәклегенә игътибар юнәлтте, чөнки ул организмда сыеклык бүлү процессын боза торган актив астматик продукт булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot