news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Татарстанда Covid-19 аркасында диабет белән авыручылар саны арту күзәтелми

Яңа коронавирус инфекциясе ашказаны асты бизе күзәнәкләрен бозарга һәм шул сәбәпле шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа төр коронавирус аркасында шикәр диабеты белән авыручылар саны арту теркәлмәгән. Әмма авыруны озак вакытка исәпләнгән перспективада күзәтеп торырга кирәк. Бу фикерне «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Хәзер диабет белән авыручылар саны арту күзәтелми. Әгәр арту чыннан да була икән, моны озак вакытка исәпләнгән перспективада карарга кирәк. Диабетны ачыклау белән дәвалый башлыйлар дигән сүз түгел. Бу авыруның билгеләре берникадәр вакыт узгач кына сизелә башларга мөмкин», — дип аңлатты спикер.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Н. И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты дәвалау факультетының эндокринология кафедрасы мөдире Татьяна Демидова Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Россиядә шикәр диабеты белән авыручылар саны кинәт артырга мөмкин дип кисәткән иде.

Россия халкының якынча 20 проценты диабет алды статусына ия. Ә яңа төрдәге коронавирус ашказаны асты бизе күзәнәкләрен бозарга сәләтле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100