news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Талпан тәнгә кадалганчы, кешенең аны эзләп табарга ярты сәгать вакыты бар

Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала.

Табигатьтән кайткач, урман бете ияреп кайтмавына инану өчен, бер-береңнең тәнен карап чыгу хәерле. "Кешенең талпанны эзләп табарга ярты сәгать вакыты бар", - диде Казанның 21 нче сырхауханәсе эпидемиологы, КДМУның эпидемиология кафедрасы ассистенты Ирина Булычева "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул талпаннарның йогышлы авырулар таратуын, аларның язгы-көзге сезонда активлашуын әйтте. Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала. 

Табиб, табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, киемгә төрле химик препаратлар сибәргә киңәш итте.

"Талпан кадалса, үзең чыгарырга ярамый. Табибка барырга кирәк, ул бөҗәкне вируска тикшерү өчен, дөрес итеп чыгарачак", - диде Ирина Булычева.

Табиблар, шулай ук, озак вакытка табигатькә сәфәргә чыкканда, талпан энцефалитыннан прививканы кимендә ярты ай алдан ясатырга киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100