news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб талпан кадалган очракта нишләргә кирәк икәнен искәртте

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә талпан кадалган очракта нишләргә кирәк икәнен искәртте.

1. Талпан кадалган очракта, аны алдыру өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2. Әгәр хастаханәгә барып җитү мөмкин булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга кирәк. Табиб сүзләренчә, талпанны маркетплейсларда сатыла торган махсус җайланмалар ярдәмендә алырга мөмкин.

3. Тартып чыгарган талпанны ташларга ярамый. Аны нинди дә булса савытка салырга, савыт эченә юеш мамык яки яфрак куярга, аннары талпанны тикшерүгә илтәргә кирәк.

«Тикшерү Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораторияләрендә һәм республиканың башка лаборатория үзәкләрендә үткәрелә. Нәтиҗәләр әзер булганнан соң, кешегә ашыгыч рәвештә иммуноглобулин кадау яки антибиотиклар билгеләү турында карар кабул ителә», — дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

news_right_1
news_right_2
news_bot