news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб соңгы дистә елда онкологиянең яшьләрдә күп табылу сәбәбен әйтте

Белгечләр яшьләрдә онкология авыруларының артуын тәмәке тарту системалары барлыкка килү белән бәйли. Бу хакта М.Сигал исемендәге Республика клиник онкодиспансерының радиология бүлеге мөдире Мария Аглуллина «Интервью без галстука» тапшыруында сөйләде. Бу турыда «Татарстан 24» сайтында яздылар.

«Соңгы вакытта яшьләр арасында бу чир белән авыручыларның артуы билгеләп үтелде дигән хәбәр бик үк дөрес түгел. Шуңа да карамастан, бездә, чыннан да, яшь пациентлар шактый күп - кызлар да, яшь ирләр дә. Без моны яшьләргә бик ошый торган заманча тәмәке тарту системалары барлыкка килү белән бәйлибез», - диде табиб-онколог.

Ул искәрткәнчә, мондый системаларда күп микъдарда химик кушылма, сумала бар, алар абсолют канцероген булып тора. Кызлар очрагында шулай ук яман шеш белән авыручы арту сәбәбе контрацептивларны контрольсез кабул итү булырга мөмкин - бу киләчәктә сөт бизләре, күкәйлекләр һәм аналык яман шешләрен китереп чыгарырга мөмкин, дип ачыклык кертте Аглуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100