news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб өшегән урынны кар белән ышкырга ярамавы турында кисәтә

Хирург Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән урынга медицина мамыгын, яисә башка җылы тукыма бәйләп куярга кирәк.

Табиб өшегән урынны кар белән ышкырга ярамавы турында кисәтә
Владимир Васильев

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тәннең салкында өшегән урынын кар белән ышку катгый тыела. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов хәбәр итте.

«Беренче эш итеп өшегән урынга 5 сантиметр калынлыктагы медицина мамыгын 12 сәгатькә бәйләп куярга кирәк. Мамык булмаса, башка җылы тукыма белән дә бәйләргә була. Өшегән урынга кар ышку катгый тыела», — диде ул.

Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, ул үләргә мөмкин. 

“Салкын вакытта туңу һәм өшү – гадәти хәл. Өшүнең дүрт стадиясе бар. Беренче стадиядә тире агара, кул һәм аяклар оеый. Икенчедә өшегән урында үтә күренмәле сыклык җыелган куык чыга. Өченчесендә хирург ярдәме таләп ителәчәк. Дүртенче стадиядәге кешегә ярдәм күрсәтмәсәләр, ул комага китәргә, яисә үләргә мөмкин”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100