Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Сентябрь ахырында коронавирус белән авыручылар саны артачак
Авыручылар санының артуы көзге сезон башлануы, кешеләрнең отпусклардан кайтуы һәм уку елы башлануына бәйле, дип аңлатты табиб.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Сентябрь азагы — октябрь башында Россиядә Covid-19 белән авыручылар саны арта башларга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко кисәтте, дип хәбәр итә Екатеринбург порталы Е1.ru.
«Кайбер факторларның туры килүе — көзге сезон, кешеләрнең отпусклардан кайтуы һәм уку елы башлану — коронавирусның артуы өчен сентябрь азагы — октябрь башында шартлар тудырырга мөмкин», — дип белдерде белгеч.
Шулай ук көз көне грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны да арта. Шунлыктан авырмас өчен прививка ясату мөһим, диде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз