news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб: Салкында өшегәндә спиртлы эчемлек эчү зыян китерүе ихтимал

«Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, шуңа күрә кеше үзен җылынган кебек хис итә», - ди Вячеслав Филиппов.

Табиб: Салкында өшегәндә спиртлы эчемлек эчү зыян китерүе ихтимал
Солтан Исхаков

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Салкында өшегәндә спиртлы эчемлекләр куллануның файдасы юк. Болай эшләү, киресенчә, хәлне катлауландырырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов хәбәр итте.

«Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, шуңа күрә кеше үзен җылынган кебек хис итә. Әмма киңәйгән кан тамырлары тәндәге җылылыкны күбрәк сарыф итә. Спиртлы эчемлекләр кулланган кеше урамда тизрәк туңа башлый. Алкогольнең өшүдән файдасы юк, киресенчә, хәл тагын да катлауланачак», — диде табиб.

«Татар-информ» Татарстанда шикәр чире белән авыручы ир-атның балык тотканда үзенең өшегәнен сизми калуы турында язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot