Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб сәламәтлек белән бәйле җиде үзгәрешкә игътибар итәргә кушты
Табиб организмда җиде үзгәрешкә игътибар итәргә кушты. Әлеге үзгәрешләр сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар турында сөйләргә мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына табиб-терапевт, «СМ-Клиника» табиб-диетологы Елена Тихомирова сөйләде. РИА Новости шул турыда яза.
Эксперт әйтүенчә, тиз ябыгу туберкулез, онкология авыруы яки тиреотоксикоз турында белдертә ала, шуңа күрә ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итү таләп итә. Даими рәвештә аппетит булмаса һәм күңел болганса, бу системалы интоксикация дигәнне аңлата. Мондый очракта да тикшеренергә киңәш итте табиб.
Кыска вакыт эчендә тазару да сәламәтлек өчен куркыныч, дип аңлата табиб. Тихомирова аңлатканча, артык авырлык һәм даими сусау шикәр диабеты билгеләре булырга мөмкин. Тәмәке тартучының аяклары оеса һәм ул тиз арада тазарса, бу артерияләрнең хроник кысылуын аңлата ала. Ә кешенең үз-үзен тотышы кинәт үзгәрсә яки аңын югалтса, бу склероз яки баш мие шешен аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз