Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб россиялеләр арасында «КовиВак» вакцинасы популяр булуының сәбәбен аңлатты
«Препаратның өстенлекле һәм кимчелекле якларына килгәндә, бүген аның турында төгәл генә әйтүе кыен, чөнки әлегә вакцина клиник сынаулар үтә», — ди белгеч.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрнең кайберләре арасында «КовиВак» вакцинасы популяр. Алар фикеренчә, имеш тулысынча вакцинация узу өчен аны бер тапкыр кадау җитә. Бу турыда «Прайм» агентлыгы «Медицина» АҖ (академик Ройтберг клиникасы) 2 нче диагностика бүлеге баш табибы Максим Терскийга сылтама белән хәбәр итте.
Икенчедән, әлеге вакцина хәзерге вакытта җитәрлек күләмдә җитештерелмәгән, шуңа күрә аны эзләп табарга кирәк, дип аңлата табиб.
«Препаратның өстенлекле һәм кимчелекле якларына килгәндә, бүген аның турында төгәл генә әйтүе кыен, чөнки әлегә вакцина клиник сынаулар үтә», — ди Максим Терский.
Терский вакцинация узарга киңәш итә. Чөнки вакцинация шәхси һәм коллектив иммунитет булдыруның иң яхшы ысулы булып тора, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз