news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Россиядә үлемгә китерә торган SFTS вирусының таралу куркынычын бәяләде

Вирусның иң киң таралган симптомнары – бизгәк, йөткерү, лейкоцитлар һәм тромбоцитларның кимүе.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Кытайда ачыкланган SFTS вирусының киң таралу мөмкинлеге аз. Бу хакта «Известия» газетасына табиб-вирусолог Евгения Тарасова хәбәр итте.

Табиб билгеләп үткәнчә, Covid-19 коронавирус инфекциясеннән аермалы буларак, әлеге вирусның дөньяда беренче тапкыр гына ачыклануы түгел. Ул буньявируслар категориясенә керә һәм кешеләргә кан, үлек, бөҗәкләр, кимерүчеләр, буынтыкаяклылар һәм имезүчеләр аша күчә.

Моннан тыш, SFTS вирусына каршы вакцина да бар. Вирусны дәвалауда кулланыла торган препаратларның берсе - «Рибавирин».

Моңа кадәр Россиядә әлеге авыруны йоктыру очраклары теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, Россия табибларының әлеге төрдәге вирус белән көрәшү тәҗрибәсе бар.

«Әлеге вирусның таралу ихтималы аз, чөнки аның чыганагы бер илдә генә. Карантин чаралары гамәлдә булган шартларда һәм чикләр дә ябык булгач, ул безгә килеп җитмәс дип өметләнергә нигез бар», - диде Евгения Тарасова.

Кичә Кытайның Цзянсу һәм Аньхой провинцияләрендә SFTS вирусының таралуы ачыкланды. Хәзерге вакытта аны 60 кеше йоктырган, җиде пациент үлгән.

Вирусның иң киң таралган симптомнары – бизгәк, йөткерү, лейкоцитлар һәм тромбоцитларның кимүе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100