news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб: Россиядә коронавирус эпидемиясенең өченче дулкыны башланды

Хәзер, индивидуаль профилактика чараларын үтәүдән тыш, вакцинация узарга кирәк, дип ассызыклады медик.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус эпидемиясенең өченче дулкыны башланды. Бу хакта табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников әйтте.

Аның сүзләренчә, өченче дулкын «алдан фаразланган иде».

«Чирләүчеләр саны өч ай артты, аннары өч ай чирләүчеләр саны кимеде, аннары чирләүчеләр саны тагын өч ай арта», — дип аңлатты telegramда Мясников.

Табиб фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны тагын өч ай артачак, аннары кимиячәк, ә көзен тагын үсеш булачак».

Хәзер, индивидуаль профилактика чараларын үтәүдән тыш, вакцинация узарга кирәк, дип ассызыклады медик.

news_right_1
news_right_2
news_bot