news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Ренат Акчуринга Россия Президенты Дуслык ордены тапшырды

Академик Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге карамагында оештырылган Табиблар клубын 2011 елдан җитәкли.

Табиб Ренат Акчуринга Россия Президенты Дуслык ордены тапшырды
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, зур казанышларга ирешкән затларга кичә дүләт бүләкләре тапшырды. Мәскәү Кремлендә бу юлы барлыгы 30 кеше бүләкләнде, алар арасында Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге карамагында оештырылган Табиблар клубы әгъзалары да бар, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

“Ватан алдында казанышлар өчен” II дәрәҗәдәге орденына Россия Медицина фәннәре академиясенең Балалар сәламәтлеге фәнни үзәге директоры, академик Александр Баранов һәм Россия Медицина фәннәре академиясе, Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор Ренат Акчурин Дуслык орденына лаек булды. 2016 елда алар икесе дә юбилейларын билгеләп үткән иде. Александр Барановка 75 яшь, Ренат Акчуринга 70 яшь тулды.

Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлектә яшәүче Ренат Акчурин Табиблар клубын 2011 елдан җитәкли. Аның юбилеена Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге китап чыгарып, документаль фильм төшергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100