news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб-психолог балада стресс билгеләрен ачыклау турында аңлатты

Стресс кичергән бала начар йокларга, ярсып китәргә мөмкин.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балада стрессны ачыклау билгеләрен туры эфирда табиб-психолог, галим, философ, «Ачкыч» үсеш методикасы авторы, медицина фәннәре кандидаты Хасай Алиев әйтте.

«Беренчедән, бала начар йоклый. Икенчедән, ярсып китә. Өченчедән, үзенең нәрсәгә игътибар итәргә теләгәнен аңлата алмый», — дип санады стресс билгеләрен спикер.

Моннан тыш, стресс-тест үткәрергә була. Моның өчен балага кулларын җилкәсе турысында туры тотарга һәм аларның төрле якка китүен күз алларга кирәк. Әгәр ул  тискәре уйлардан арына алса, аның куллары автомат рәвештә хәрәкәт итә башлаячак. Әгәр бала стресста икән, ул моңа игътибарын юнәлтә алмый һәм куллары читкә китмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100