news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб-психиатр Яңа елны аек килеш каршыларга киңәш итә

Кышкы урам уеннарында катнашып, биеп яки гаилә белән өстәл уеннары уйнап бәйрәмне күңелле итәргә мөмкин.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия психиатры, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич Яңа ел бәйрәмнәрендә аек булырга киңәш итә. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Яңа ел алдыннан, кагыйдә буларак, күпләр тормышны яңадан башларга, тормышны үзгәртергә, яхшырак булырга тели. Мин нәкъ менә Яңа елны аек каршыларга киңәш итәр идем. Һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль табар һәм Яңа елны күңелле һәм файдалы итеп бәйрәм итә алыр, дип ышанам», — диде ул.

Аның фикеренчә, яхшы кәеф һәм бәйрәм атмосферасы өчен алкоголь бөтенләй кирәк түгел. Кышкы урам уеннарында катнашып, биеп яки гаилә белән өстәл уеннары уйнап күңелле бәйрәм итәргә мөмкин.

«Өстәвенә, исерткеч эчемлекләр куллану, бигрәк тә балалар белән янәшә, үсеп килүче буында исерткеч эчемлекләрдән башка бәйрәм бөтенләй бәйрәм түгел дигән фикер тудыра», — диде психиатр.

Психиатр исерек килеш урамга чыкмаска киңәш итә. Урамда исерекләр йоклап китеп, өшегән очраклар булуын искәртә ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100