news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Табиб-пациент" дистанцион консультацияләре Татарстанда 2018 ел башыннан эшли башлаячак

Гадел Вафин сүзләренә караганда, телемедицина үсеше чорында республикада "бердәм рентгенолог" проекты тормышка ашырылган.

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Валерия Белова). "Табиб-пациент" дистанцион консультацияләре Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүген Иннополиста узган «RE:Search» медицина яшь галимнәренең Халыкара конгрессында журналистларга белдерде.

Гадел Вафин сүзләренә караганда, телемедицина үсеше чорында республикада "бердәм рентгенолог" проекты тормышка ашырылган.

"Бу компьютер яки магнит-резонанс томографиясе сурәтенең кизү торучы табиб-рентгенолог тарафыннан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында языла алуы. 2,5 ай эчендә безнең аша мондый 2000 очрак узды. Дөньяда телемедицина өчен күп нәрсә эшләнде. Кан басымын, организмдагы шикәрне, холестерин дәрәҗәсен үлчәүче девайслар бар. Киләчәктә, минем фикеремчә, барлык бу җайланмалар безнең смартфонга кертеләчәк", – дип ассызыклады министр.

Исегезгә төшерәбез, июль азагында Россия Президенты Владимир Путин телемедицина турындагы канунны имзалады. Аның нигезендә, хәзер рецептларны электрон рәвештә генә язарга һәм медицина ярдәмен дистанцион рәвештә күрсәтергә була.

Канун үз көченә 2018 елның 1 гыйнварыннан, ә аерым нигезләмәләре 2019 елның 1 гыйнварыннан керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100