Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб онколог юан эчәктә яман шеш авыруында кешенең җенесе роль уйнавын әйтте
«Тикшерү нәтиҗәләре колоректаль раклы пациентларның исән калып, күпмедер гомер яшәвендә хатын-кыз җенесе факторы мөһимлеген күрсәтә», — диде Булат Гатауллин.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Махсус метаанализ юан эчәктә яман шеше булган пациентлар арасында хатын-кызларда исән калуга өмет зуррак булганын күрсәткән.
Онколог Булат Гатауллин бу хакта Казанда онкологлар конференциясендә әйткән иде. «Тикшерү нәтиҗәләре колоректаль раклы пациентларның исән калып, күпмедер гомер яшәвендә хатын-кыз җенесе факторы мөһимлеген күрсәтә», — диде табиб.
Аның сүзләренчә, гомумән алганда, яман шеш эпидемиологиясен карасак, хатын-кызларга караганда ирләрдә авырып китү куркынычы зуррак. «Бу җенси гормоннар, социаль факторлар, хезмәт бүленеше, һөнәр үзенчәлеге, яшәү рәвеше белән дә бәйле. Зыянлы саналган факторлар күбрәк ирләргә кагыла — эчү һәм тәмәке тарту», — диде.
Булат Гатауллин әйтүенчә, авырып киткәч, ярдәм сорап табибка мөрәҗәгать итү вакытында да ирләр һәм хатын-кызлар арасында аерма бар. Колоректаль рак белән авыручыларның әле биш ел исән-сау яшәүләренә дә табиблар кешенең җенесе йогынты ясавын раслаган.
Табиб сүзләренчә, юан эчәктәге яман шеш авыруы бертөрле стадиядә булса да, төрле җенес кешеләрендә авыруны төрлечә фаразларга мөмкинлек бирә. Ул авыру ачыклангач, пациентның биш ел яшәвенә шеш күләме дә тәэсир итүен искәртә. Шеш стадиясе кимрәк булган саен, авыру фаразы шулкадәр яхшырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз