news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб өйдә булырга тиешле дарулар исемлеген әйтте

Даруханәдә мәҗбүри рәвештә булырга тиешле препаратлар исемлеге бар, дип сөйләде «Прайм»га табиб-гастроэнтеролог, «СМ-Клиника» табиб-терапевты Шота Каландия. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, беренче чираттагы дарулар — температураны төшерә һәм авыртуны баса торган парацетамол һәм ибупрофен кебек дарулар. Моннан тыш, ашказаны-эчәк тракты проблемалары вакытында табиб сорбентлар (диоктаэдрик смектит, полиметилсилоксан полигидрат, коллоид диоксиды кремниясе) һәм антацидлар (алюминий фосфат, алгелдрат+ магний гидроксиды) сакларга киңәш итте.

Аптечкада йокымсырау китереп чыгармый торган антигистамин препаратлары, шулай ук яраны эшкәртү чаралары булырга тиеш. Мисал өчен, водород перекисы, хлоргексидин, антибактериаль мазьлар, диде Каландия.

Белгеч препаратларны саклау буенча тәкъдимнәрне үтәргә кирәк дип искәртте. Срогы чыккан даруларны кулланмаска, аларны инструкциядә күрсәтелгән температурада сакларга, аптечканы балалар кулы җитми торган урында тотарга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100