Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб өч игезәкле йөклелекнең кайсы очракта уңышлы тәмамлануын әйтте
«Өч игезәкле йөклелекнең куркынычы шунда – бер баланың кинәт үлүе, балаларның вакытыннан алда җитлекмичә тууы, баланың төшүе», - дип сөйләде Аделина Ватанина.
Күп яралгылы йөклелекнең уңышлы узуы игезәкләрнең карында ничек үсүенә бәйле. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә акушер-гинеколог Аделина Ватанина сөйләде.
«Күп яралгылы йөклелекнең вариантлары күп. Өч балага – бер соңгылык, икесенә – уртак бер соңгылык, ә өченчесенә – аерым, һәркайсына берешәр соңгылык булырга мөмкин. Өч нарасый да бер яралгы куыгында булса – иң куркынычы шул. Ике бала – бер куыкта, берсе – аерым, һәр бала аерым үз куыгында үсәргә мөмкин», - диде Аделина Ватанина. Һәр баланың үз куыгында үсүе – иң уңышлы очрак, ди табиб. Ул очракта, һичьюгы, балаларның бер-берсен кендек бавы белән урау куркынычы кими.
Күп яралгылы йөклелектә аналык муентыгы җитешсезлеге проблемасы еш очрый. Акушер-гинеколог сүзләренчә, аналыкның аскы өлешенә басым нәтиҗәсендә шундый җитешсезлек барлыкка килә. «Өч игезәкле йөклелектә беренче скрининг гади йөклелектәге кебек үк 11 атнада булса, чираттагы скрининг 16 атнада үткәрелә», - диде Аделина Ватанина. Табиб скринингта аналык муентыгын карарга кирәклеген әйтте. Кыскарган булса, төзәтү мөһим.
«Йөкле вакытта, эчтәге авыртуларга, чәнчеп алуларга игътибар итәргә, андый йөклелекне прогестерон препаратларында уздыру кирәк. Дюфастонмы, утрожестанмы – анысын участок акушеры билгели», - диде белгеч.
Ул өч бала көтүчеләр югары куркыныч төркеменә керүен искәртте. Андый хатын-кызны иртәрәк хастаханәгә салу ягын карыйлар. Йөклелекнең уртача 32-33 атнасында яткыралар. «Өч игезәкле йөклелекнең куркынычы шунда – бер баланың кинәт үлүе, балаларның вакытыннан алда җитлекмичә тууы, баланың төшүе», - дип сөйләде Аделина Ватанина.
Табиблар телендә фето-феталь трансфузион синдром дигән төшенчә бар. Бу җитди өзлегү, соңгылыкның кан тамырлары тоташуы аркасында, яралгыларда кан йөреше тигезсезләшә. Нәтиҗәдә, игезәкләр тигез үсми, икесендә дә үсеш тайпылышлары, үлем очраклары да булырга мөмкин.
«Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгендә елына өч игезәкләр тууның ике-өч очрагы теркәлә. Карында бер бала үлгән очраклар да була. Хатын-кызларның күпчелегенә табиблар редукция тәкъдим итә, бу бер баланың үсешен туктату өчен кирәк. Калган ике баланың җитлегеп тууына шанслар күбрәк булсын өчен, табиблар шундый юлны тәкъдим итә. Бер баланың үсешен туктаталар, икәү кала», - дип аңлатты табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз