Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Норовирус белән агулану шактый тиз уза
Татарстанлыларның агулануына китергән норовирус зур куркыныч тудырмый.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Кырымда ял иткән балалар зыян күргән норовирус белән агулану шактый тиз уза. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов сөйләде.
«Бу вирус Татарстанның төрле төбәкләрендә бар һәм бездә республикада теркәлә. Төрле яшьтәге төркем балалары авырый. Авыру кискен гастроэнтерит рәвешендә үтә, ягъни температура күтәрелү фонында күп тапкыр косу күзәтелә, ләкин фараз һәрвакыт уңай», – дип аңлатты белгеч.
«Бер-ике көн эчендә авыруның бөтен билгеләре юкка чыга. Организм агуланганда, сыеклык эчәргә кирәк. Авыррак формада инфузион терапия билгеләнә. Шулай ук төрле сорбентлар кулланыла. Сөтле ризыклар ашаудан тыелып тору да уңай нәтиҗә бирә», - диде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз