news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб ни өчен ел саен гриппка каршы прививка ясатырга кирәклеген аңлатты

Табиб ни өчен ел саен гриппка каршы прививка ясатырга кирәклеген аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Грипп вирусы мутацияләр нәтиҗәсендә даими үзгәрә. Узган елгы вакцина яклау тәэмин итә алмый, шуңа күрә ел саен прививка ясатырга кирәк. Бу хакта РИА Новости Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Наталья Скрипченкога нигезләнеп яза.

«Грипп вирусы мутацияләр нәтиҗәсендә даими үзгәрә, шуңа күрә узган елгы вакцина яңа вариантлардан ышанычлы яклау тәэмин итә алмаска мөмкин. Шуңа күрә ел саен прививка ясатырга кирәк», - диде Скрипченко.

Аның сүзләренчә, бу эпидемия сезонында гриппка каршы вакциналар составы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча тулысынча яңартылган, өч штамм компоненты да алыштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot