Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Нәселдә аллергиядән тилмерүчеләр булса, балага да күчәргә мөмкин
«Әти-әнинең берсе аллергия белән авырса, балага да күчү ихтималы 20 процент, икесе дә авырса, 50-80 процентка кадәр үсә», — диде аллерголог Дамира Әхмәтҗанова.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе аллергология үзәге табибы Дамира Әхмәтҗанова аллергия әти-әниләрдән балаларга күчү ихтималы турында сөйләде.
«Иң беренче чиратта, аның нәселдән килә торган авыру икәнен әйтү кирәк. Әти-әнинең берсе аллергия белән авырса, балага да күчү ихтималы 20 процент, икесе дә авырса, 50-80 процентка кадәр үсә. Аллергия балага күчмәсен өчен, нәрсә эшлим икән, дип сорап киләләр. Ул лотерея сыман дип җавап бирәм: геннарыгыз эләксә, 50гә 50 очракта бала аллергияне алырга мөмкин», — диде табиб «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Дамира Әхмәтҗанова әйтүенчә, аллергия мутация белән килеп чыгарга да мөмкин. «Кайвакыт „әти-әнисендә дә юк, баласында бар“ диләр. Ә берничә ел узгач, әйтик, бер биш елдан әтисендә килеп чыкты, дип сөйлиләр», — диде аллерголог.
Табиб сүзләренчә, элек аллергия күбрәк 40-50 яшьтә генә ачыкланса, хәзерге яшьләрдә 20-30 яшьтән үк сиздерә башлый, кайбер балаларда тууга башлана. «Без ул авыру яшәрә баруын күрәбез», — дип белдерде Дамира Әхмәтҗанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз