news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Мәгърүф Гыйльмияров юбилеен бәйрәм итә: Чүкеч, энә һәм мамык аның кораллары иде

Табиб Мәгърүф Гыйльмияров юбилеен бәйрәм итә: Чүкеч, энә һәм мамык аның кораллары иде
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Чүкеч, энә һәм мамык аның инструментлары иде» дигән язма чыкты.

65 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган Мәгърүф Гыйльмияров олуг юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

«Хезмәт юлым мәктәптә үк башланды», — дип шаярта әңгәмәдәшем. Башкортостан Республикасы, Байкыбаш районы, Тургенево авылының җиде еллык мәктәбендә укыганда ук аны укучылар комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул мәктәп оештырган барлык чараларда да актив катнаша. Комсомолга кергән егетне мәктәпнең беренчел комсомол оешмасы рәисе итеп сайлап куялар.

Мәктәпне тәмамлагач, мәкаләбез герое Башкортостан медицина училищесына укырга керә. Коммунистлар партиясе белән кызыксынуын күреп, егеткә уку йортында пропаганда һәм агитация эшләрен алып баруны йөклиләр. Училищеда укыган дәвердә Мәгърүф Гыйльмияров һөнәри белем алуга да ирешә, сәясәт өлкәсендә дә үсеп китә.

1954 елда медицина училищесын тәмамлаган Гыйльмияровны Урюш-Битулино авылының фельдшер-акушер бүлеге җитәкчесе итеп куялар. 19 яшьлек белгеч кыю һәм тәвәккәл булып чыга — язгы ташулар аркасында юллар өзелеп торган бер ай эчендә Мәгърүф Зәйнуллович 7 хатынга бәбиләргә ярдәм итә.

Бер ел эшләгәннән соң милләттәшебезне Монголиянең Гоби комлыгына армия хезмәтен үтәргә җибәрәләр. Анда да ул медбрат булып хезмәт итә, хәрби частьнең комсомол оешмасы рәисе вазифаларын да үти. Шулай бервакыт төн уртасында ничәмә-ничә чакрым юл узып килгән монгол кешесе медсанчасть бүлеге ишеген шакый. Авыз сулары корыган ир-ат күз яше белән үлем хәлендә ятучы сабыена ярдәм итүен үтенә. Мәгърүф ике дә уйлап тормый, балага диагностика ясый башлый. Нәтиҗәдә, совет табибы эренле ангина белән авыручы монгол малаеның гомерен саклап кала.

1957 елда, героебыз инде Брянск урманнарында хезмәт иткәндә, Мәскәүдә VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уздырыла. Анда дөньяның 131 иленнән 34 мең кеше катнаша. Фестиваль кунаклары арасында аеруча авыр формада уза торган грипп белән авыручылар да булган икән. Бу зәхмәт хәрбиләр арасына да тарала һәм Мәгърүф Зәйнуллович хезмәт иткән часть тулысынча (йөздән артык кеше) бик югары температура белән авы¬рый башлыйлар, фельдшер Мәгърүф Гыйльмияров һәм хәрби табиб кына бирешмиләр. Ләкин, барысын да дәвалап бетергәч, иң соңгысы булып Мәгърүф үзе дә авырый. Шушы гриппны «җиңгән» өчен аңа «Совет армиясе отличнигы» дигән Мактау билгесе тапшырыла.

Бала чагыннан табиб булу турында хыялланган егет армиядә хезмәт иткәндә үк командирларына югары уку йортына кереп укый башларга теләге булуы турында сөйли һәм медицина институтына укырга керергә рөхсәт ала. Кечкенә генә башкорт авылында үскән татар егете, бөтен үҗәтлеген җыеп, куйган максатына ирешә – Башкортостан дәүләт медицина институтына укырга керә. Мәктәпне тәмамлап кына килгән студентлар арасында ул яше буенча да, буе-сыны белән дә иң олысы була. Аны шунда ук староста итеп билгелиләр, тулай торактан бүлмә бирәләр, яхшы укыганы өчен 220 сум стипендия түлиләр. Ашарга-эчәргә, бүлмә өчен түләргә бу сумма җитә.

Әтисе белән әнисе авылда яшиләр, анда әле тагын җиде ир туганы һәм бер сеңлесе үсеп килә. Шуңа аннан ярдәм көтәргә туры килми. Ул сорамый да, 1 санлы шәһәр хастаханәсенә медбрат булып эшкә урнаша. Бераздан тырыш, алдынгы студентны институтның правком рәисе итеп куялар һәм 450 сум хезмәт хакы түли башлыйлар. Югары стипендия һәм хезмәт хакы ала башлагач, студент хастаханәдән китә.

Институтта укыган вакытта Мәгърүф гашыйк була, өйләнә. Хатыны Куйбышев медицина институты аспи-рантурасына кергәндә гаиләнең беренче шатлыгы туар вакыт якынлашкан була инде. Шуңа күрә Мәгърүф Башкортостаннан Куйбышев мединститутына күчә һәм 5 курста укуын дәвам итә. Тагын акча җитми башлый. Гаилә башлыгы өлкә инфекция диспансерында чакыруларга йөрүче (выездной) фельдшер, аннан соң Масленников заводына караган хастаханәдә дежур фельдшер булып эшли. Сүз уңаеннан, Куйбышевның (соңрак Самараның) Октябрьский районында урнашкан медицина учрежденияләрендә Мәгърүф Зәйнуллович 50 елдан артык хезмәт куя.

Институтны тәмамлап, невропатолог белгечлеге алып чыккач, Мәгърүф Гыйльмияровны Уфага эшкә җибәрәләр, бераздан Калинин районы халык депутатлары советына кабул итәләр. Беренче оешма утырышыннан соң ук аңа шушы районның сәламәтлек саклау бүлеге мөдире вазифасын йөклиләр. Шулай матур гына эшләп торганда, тормыш иптәшен Куйбышевка эшкә юллыйлар. Тәкъдимне кире кагып булмый, гаиләне дә таркатырга ярамый. Гыйльмияровлар тагын Куйбышевка күченәләр. Мәгърүф Зәйнуллович 8 санлы шәһәр поликлиникасына невропатолог булып урнаша һәм Куйбышев медицина институтының нерв авырулары кафедрасының клиник ординатурасына укырга керә. «Укытучыларыбыз табибларны укытуга, нерв авыруларыннан интегүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә шулкадәр күп игътибар бирәләр иде ки, уку ахырында без неврологик чүкеч, энә һәм мамык ярдәмендә патология процессының нерв системасының кайсы җирендә булуын төгәл билгели ала идек. Өстәвенә безгә этика, психология, культурология кебек фәннәр дә укыттылар. Кыскасы, ул вакытта табибларны һәрьяклап укымышлы, интеллигент белгечләр итеп әзерлиләр иде. Кызганыч, хәзерге вакытта белем бирү дәрәҗәсе түбән шул», — дип авыр сулый тәҗрибәле табиб.

Ординатураны тәмамлаганнан соң Мәгърүф әфәнде Октябрь районының башта 5 санлы шәһәр поликлиникасында невропатолог булып эшли, аннары аны 9 санлы шәһәр хастаханәсенә баш табиб итеп җибәрәләр. Анда ул заманча диагностика хезмәте, биохимия лабораториясе, рентген һәм физиотерапия кабинетлары оештыра. Шушы вакыт эчендә ул иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Чираттагы район профсоюзлары конференциясендә Мәгърүф Зәйнулла улын Куйбышев шәһәренең Октябрьский районы медицина хезмәткәрләре Профсоюзы Президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар.

…1971 елда Гыйльмияров Чкалов исемендәге шифаханәнең баш табибы вазифасына күчерелә. Ул анда, Советлар Союзында беренчеләрдән булып, миокард инфаркты кичергән авыруларны дәвалау һәм тернәкләндерү бүлеген оештыра. Әлеге өлкәдә тикшеренү нәтиҗәләре турында фәнни журналларда һәм җыентыкларда 14 мәкалә бастыра. 12 ел буе йөрәк авыруларын өйрәнгәннән соң, Мәгърүф Гыйльмияров 2 ел буе 5 санлы шәһәр поликлиникасының баш табибы булып тора…

Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлый. Үзгәрешләр сәламәтлек саклау юнәлешен дә читләп узмый. Шулай, 1986 елда мәкалә герое, табиб-психотерапевт белгечлеген үзләштереп, заманча җиһазландырылган кабинет ача һәм анда 26 ел буе психотерапевт булып эшли. Ә 2007 — 2014 елларда төп эше белән бергә «Волга» хәрби санаториендә психотерапия бүлеге җитәкчесе вазифаларын да үти.

Рәсми документлар буенча Мәгърүф Зәйнулловичның гомуми эш стажы — 65 ел. Ә чынбарлыкта исә бу сан күпкә артыграк. Чөнки психотерапевт булып эшләгән дәвердә танышкан пациентлары белән ул бүген дә аралашып яши, кирәк чакта һөнәри ярдәм дә күрсәтә. Алар яраткан табибларына еш шалтыраталар һәм кунакка килеп йөриләр. Бу кешеләр арасында талантлы, югары белемле, интеллигент, төрле өлкәләрдә танылган белгечләр байтак. Шифаханәләр дә моннан берничә ел элек эшләгән җитәкчеләрен онытмыйлар – һәрдаим Мәгърүф әфәнденең хәлен белешеп, туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлап торалар, ә инде юбилейлары уңаеннан элеккеге җитәкчеләре хөрмәтенә җылы һәм күңелле кичәләр оештыралар. Болар бит барысы да аның нинди КЕШЕ һәм нинди БЕЛГЕЧ булуын билгеләүче күрсәткечләр.

«Нигә син медицинаны сайладың? – дип сорыйлар кайчакта. – Бала чакта исәнлегем нык булмады. Физик күнегүләр вакытында сулыш алу авырлаша, ә йөрәк тибеше ешая иде. Шуңа күрә мин авылда яши алмавымны аңладым. Ә медицина өлкәсен үз организмымның ничек эшләвен белү өчен сайладым. XIX гасырның бөек татар язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Әбугалисина» повестен укып чыккач, медицинага бөтенләй гашыйк булдым. Бөек галим, искиткеч табиб Әбугалисина (Абү Али Ибн Сина) тормышы турындагы әсәрне дустым Мөгаллим Зәкиев белән күп тапкырлар укыдык. Без төп герой кебек үк кешелекле, белемле, игелекле табиб булырга, барлык газап чигүчеләргә ярдәм итәргә теләдек. Куйган максатыма ирешергә насыйп булды. Мин 65 ел буе табиб булып эшләдем, авыруларга ярдәм иттем. Шуның белән бергә 20 елын җитәкче, баш табиб, сәламәтлек саклау органнарында мөдир вазифаларын үтәдем. Сәясәт буенча да зур уңышларга ирешә алган булыр идем, гомер барышында андый мөмкинлекләр дә булды. Әмма мин җәмгыятькә медицина өлкәсендә эшләгәндә генә файдалы була алуымны төгәл белә идем. Табиб һөнәрен сайлаганыма бер дә үкенмәдем. Әгәр дә тормышымны кабат яшәү мөмкинлеге булса, мин бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Бу профессиональ һәм шәхси тормышыма да кагыла, — ди тиздән 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Мәгърүф ага.

Әйе, ерак 1934 елның 29 июнь таңында дөньяга аваз салган бу хәлсез сабыйны алда нинди сынаулар һәм авырлыклар, җиңүләр һәм уңышлар көтәсен беркем дә күзалламагандыр, мөгаен. Бүгенге көндә Мәгърүф Зәйнуллович – мөхтәрәм табиб, тормыш юлын лаеклы узган шәхес, Сәламәтлек саклау отличнигы, хезмәт ветераны, күпсанлы югары дәрәҗәле Рәхмәт хатлары һәм Мактаунамәләр иясе. Дөресен генә әйткәндә, күзләре янып торган, компьютер, смартфоннардан рәхәтләнеп кулланган төз гәүдәле, көләч йөзле ир-атны карт дип әйтергә тел әйләнми. Шулай да олуг юбилей үзенекен таләп итә.

Яраткан тормыш иптәше Нурзидә ханым белән бәхетле картлык кичерәләр алар.

— Нурзидәм – минем гөлкәем. Аны миңа язмышым бүләк итте, — ди юбиляр. — Тормыштан күңелем кайтып, алга таба яшәргә бөтенләй өметем калмаган вакытта очраттым. Ул миңа яшәү дәрте, тормышыма мәгънә бирде. Без аның белән олыгайган көнебездә очрашсак та, бер-беребезне тулыландырып, аңлашып, хөрмәт итешеп яшибез. Мин аңа сокланып туймыйм. Мондый бүләк өчен язмышыма рәхмәтлемен!

Хөрмәтле Мәгърүф Зәйнуллович! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәрегезне исән-сау, картаюны сизмичә, яраткан тормыш иптәшегез белән бәхет-шатлыкка күмелеп яшәргә язсын. Һөнәри талантыгыз, киң күңеллелегегез өчен рәхмәт сезгә!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100