news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб күз күреме начарлануның төп сәбәпләрен әйтте

Табиб күз күреме начарлануның төп сәбәпләрен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Күз күременең төп проблемалары яшькә бәйле. Бу хакта «Радио 1» басмасына табиб-офтальмолог Антон Канзанцев сөйләгән.

«40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә күз күреме үткенлеге кимү – яшькә бәйле якыннан начар күрү һәм пресбиопия. Хрусталик эластиклыгының үзгәрүе яшькә бәйле. Бу очракта кешеләр якыннан укыганда яки ниндидер вак әйберләр белән эшләгәндә кыенлык кичерә», – дип сөйләде ул.

Моннан тыш, доктор сүзләренчә, күз күременә хроник авырулар, шул исәптән диабет, гипертония, атеросклероз, тамыр авырулары да йогынты ясый.

«Тагын бер сәбәп – күзгә артыгыннан күп йөкләнеш килә. Хәзер без компьютер алдында күп вакыт үткәрәбез, начар яктылыкта укыйбыз, бу да күз күременә тәэсир итә. Күз алды «йөзә», мөгезкатлау кибә, «коры күз синдромы» барлыкка килә», – дип аңлатты офтальмолог.

news_right_1
news_right_2
news_bot