news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб көзен иммунитеты көчле булачак кешеләрне әйтте

Көз көне россиялеләрнең иммунитет дәрәҗәсе аларның җәйне ничек уздыруларына бәйле булачак, дип саный табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. Sputnik радиосына интервьюсында ул көзен кемнең сәламәтлеге нык булып калачагын фаразлады.

Көз иммунитет өчен иң куркыныч ел фасылы булып тора. Бу чорда Россиядә вируслы һәм башка йогышлы авырулар актив тарала, шуңа күрә иммунитетның нык һәм көчле булуы аеруча мөһим, дип билгеләп үтте Болибок.

"Өлкән яшьтәге россияленең иммунитеты көзен аның җәй вакытында ничек ял итүенә бәйле. Җәй көне ял итәргә өлгерергә кирәк, чөнки бөтен авырулар стресстан башлана, диләр. Бу дөреслеккә туры килә, чөнки стресс гормоннарының югары дәрәҗәсе иммунитетны какшата һәм хроник авырулар үсешенә китерә. Без ял иткәндә, физик стресс юкка чыга һәм стресс гормоннары дәрәҗәсе кими. Стресс гормоннары дәрәҗәсенең кимүе иммунитетны үстерә", - дип аңлатты Владимир Болибок.

Көзен иммунитетның югары дәрәҗәсенә җәен авырмаган кешеләр ия булачак, дип өстәде табиб.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot