news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб кояшта пешүдән саклану өчен киңәшләр бирде

Табиб кояшта пешүдән саклану өчен киңәшләр бирде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Урамда киемсез 15 минуттан артык булсаң, кояшта пешәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының беренчел медицина-санитар ярдәме буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников сөйләгән.

«Пешмәс өчен кояшта киемсез 15 минуттан артык булырга ярамый. Кызыну һәм бакчада эшләү өчен иртән 10.00 сәгатькә кадәрге һәм кич 17.00 сәгатьтән соңгы вакытны сайларга кирәк», - дип сөйләде Тяжельников.

Ул билгеләп үткәнчә, кояш нурлары астында озак вакыт торырга туры килгән очракта тән тиресен кием белән сакларга, җәйге баш киеме кияргә, ультрашәмәхә нурлардан саклану чараларын кулланырга кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot