news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб ковидтан соң эчәргә кирәкле витаминнарны атады

Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән дәвалангач, B төркеме витаминын һәм Д витаминын кабул итәргә кирәк. Бу турыда медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Татьяна Рыбка сүзләренә сылтама белән «Российская газета» яза.

Ул искәртеп узганча, авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәк түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Хәзер дәвалау схемалары эшләнгән, күп очракта өйдә үзизоляцияләү режимын саклап дәвалану да җитә. Без, медиклар, йөзләгән очрак мисалында күрдек: әгәр дә кеше ковидтан адекват рәвештә дәвалана икән, авыру катлаулану куркынычы — минималь», — диде табиб.

Шулай ук коронавирустан дәваланганнан соң хезмәт һәм ял режимын сакларга, шулай ук күбрәк һавада йөрергә тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot