news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Ковидның тулысынча бетүе турында сөйләргә иртәрәк әле

Коронавирусны; күпмедер дәрәҗәдә сезонлы булып калуын көтәргә була диде табиб.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Иртәме-соңмы коронавирус агрессив булудан туктаячак, аның белән идарә итү җиңелрәк булачак, әмма инфекциянең тулысынча юкка чыгу турында әле әйтеп булмый.

«Без, әлбәттә, оптимистлар. <…> Әле күпмедер вакыт коронавирусның тулысынча юкка чыгу турында сөйләп булмас, чөнки бу яңа төр вирус», — дип яза РИА Новости Мәскәүнең 52 нче клиник хастаханәсе баш табибы Марьяна Лысенкога сылтама белән.

«Вирустан көткән иң позитив нәрсә — аның күпмедер дәрәҗәдә сезонлы булып калуы, әмма бу да үзебездән тора», — диде Лысенко һәм коронавирусны җиңеп булачакмы икәнен һәм бу планда җәйнең ни дәрәҗәдә тыныч булачагын аңлатты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100