Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб ковидка каршы вакцина ясатыр алдыннан яшерен авыруларга тикшеренергә киңәш итте
«Спутник V» вакцинасының нәтиҗәсе озаккарак җитә, ә «ЭпиВакКорона» хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә күбрәк туры килә.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатыр алдыннан вакцинациянең кирәклегенә инанырга кирәк. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчуговка сылтама белән РИА Новости яза.
Белгеч аңлатканча, әгәр кеше коронавирус белән авырган һәм аның җитәрлек күләмдә антитәнчекләре булса, аңа прививка кирәкми.
«Әгәр сездә антитәнчекләр бар икән, бер елдан соң гына да вакцина ясатырга була», — диде ул.
Моннан тыш, вакцинация алдыннан яшерен авыруларга тикшеренергә кирәк.
Жемчугов вируска каршы Россиядә җитештерелгән препаратларны чагыштырды һәм аларның өстенлекләрен атады. «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәсе озаккарак җитә. Ә «ЭпиВакКорона» препараты хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә күбрәк туры килә.
«Доктор киңәш иткән вакцинаны сайларга кирәк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз