news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб ковидка каршы прививка ясатыр алдыннан нәрсә ашамаска кирәклеге хакында сөйләде

Прививка алдыннан татлы әйберләр, шулай ук составында зур күләмдә углеводлар булган продуктлардан баш тартырга кирәк, диде Никита Харлов.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинация узар алдыннан баллы ризыклардан вакытлыча баш тартырга кирәк, чөнки канда шикәр күләме артып китсә кеше прививканы авыррак кичерә. Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Никита Харлов Sputnik радиосына биргән интвервьюсында шулай дип белдерде.

«Прививка алдыннан татлы әйберләрне онытып торырга кирәк, чөнки канда шикәр күләме югары булачак. Шикәр югары икән, кеше прививканы авыррак кичерә», - диде табиб.

Аның сүзләренчә, бу составында зур күләмдә углеводлар булган продуктларга да кагыла. «Моңа бөтен углеводлар да, хәтта баллы булмаганнары да (бәрәңге, боткалар) керә. Ипи дә кандагы шикәр күләмен арттыра», - дип искәртте Харлов.

Ул шулай ук җиләк-җимеш куллануны якынча ике тапкыр киметергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, иң зыянлысы – прививка алдыннан һәм аны ясатканнан соң шунда ук банан, виноград һәм кавын ашау. Ә менә лимон, лайм һәм грейпфруттан авыз итәргә була, диде Харлов.

news_right_1
news_right_2
news_bot