news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб ковидка каршы прививка ясаткан кешеләрнең авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде

Коронавирус инфекциясенең авыр очраклары прививка ясаткан пациентларда бик сирәк очрый, дип искәртте Николай Крючков.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручыларның артуы вакцинация узган кешеләргә дә кагылды. Иммунолог, «Клиникал Экселанс Груп» компаниясе генераль директоры, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында аларның авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясенең авыр очраклары прививка ясаткан пациентларда бик сирәк очрый, дип искәртте иммунолог.

«Әгәр кеше вакцинациядән соң авырып китә икән, күпчелек очракта ул аны җиңел кичерә. Гәрчә кешедә чирнең авыр формасы күзәтелү ихтималы барыбер кала, әмма ул 1-2 процент кына тәшкил итә», — диде Крючков.

Коронавирус инфекциясе йоктыргач, прививка ясаткан кеше шулай ук вируслар бүлеп чыгарачак һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырачак, әмма бу чор кыскарак булачак, дип билгеләп үтте ул.

«Гадәттә, бу чор симптомнар барлыкка килгәннән соң бер атнага кадәр дәвам итә. Әлеге очракта ул өч-дүрт көн тәшкил итәчәк», — дип искәртте Крючков.

Аның сүзләренчә, прививка ясаткан кеше әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыруын белмәскә дә мөмкин. Чөнки анда коронавирус инфекциясен йоктыру симптомнары күзәтелмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100