Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб коронавирустан прививканы ел саен август аенда ясатырга киңәш итте
Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь, ди табиб.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Киләчәктә коронавирустан вакцинация ясау өчен август иң кулай вакыт булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь», — диде белгеч.
Табиб сүзләренчә, кискен респиратор вируслы авырулар сезоны башланыр алдыннан прививка ясарга кирәк. Шул ук вакытта эсседә вакцина ясау киңәш ителми. Шуңа бәйле рәвештә, прививканы эссе көннәр узгач, август аенда ясарга киңәш ителә», — дип йомгаклады Тимаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз