news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирустан прививка ясаткач тискәре нәтиҗәләр булу ихтималы турында аңлатты

Кайбер кешеләрнең вакцинациядән соң температурасы күтәрелү күзәтелә, әмма бу нормаль хәл.

Табиб коронавирустан прививка ясаткач тискәре нәтиҗәләр булу ихтималы турында аңлатты

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Спутник V» коронавирусыннан вакцина ясаганнан соң кайбер кешеләрдә температура күтәрелүе күзәтелә, әмма бу теләсә кайсы вакцина өчен нормаль хәл. Башка өстәмә эффектлар теркәлмәгән.

«Прививкадан соң вакытлыча гипертермия [температура күтәрелү] булырга мөмкин, кайбер кешеләрдә теркибез, әмма бу теләсә нинди вакцинация өчен нормаль процесс», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков

Ул вакцинациягә каршы билгеле бер чикләүләр булуын әйтте, алар турында табиб турыдан-туры кабул итү вакытында әйтә.

Сovid-19 инфекциясеннән прививка ясатуда яшь чиге юк. Татарстанда инфекциядән өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк вакцинация ясата һәм аларда бернинди өстәмә эффект та күзәтелми, дип искәртте Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100