news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб коронавирустан максималь саклану шартын атады

Беренче чиратта инфекция йоктырудан вакцинация сакларга тиеш.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Хәтта Covid-19 коронавирусыннан дәваланган һәм әлеге авыруга антитәнчекләре булган кешеләргә дә авырудан яхшырак саклау өчен вакцинация кирәк. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

«Хәтта коронавирус белән авырган һәм антитәнчекләре булган кешеләргә дә вакцина ревакцинация булып хезмәт итәчәк. <…> аларның антитәнчекләр титры вакцинациядән соң тагын да югарырак күтәреләчәк. Авыруга иммунитетлары югарырак булачак», — дип аңлатты белгеч.

Өстәвенә, җиңел яки авыр формада коронавирус белән авыручыларга аеруча да прививка кирәк, чөнки аларның күбесе дәваланган вакытта стероидлы гормоннарның югары дозаларын алган. Аларның антитәнчекләренең саклау дәрәҗәсе бик түбән, дип өстәде Болибок.

«Әлбәттә, әгәр аларга вакцина кертсәләр, аларның титры күтәреләчәк, алар киләчәктә яхшырак якланачак», — дип йомгаклады медик.

news_right_1
news_right_2
news_bot