Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб коронавирусның яңа дулкыннары булу ихтималы турында кисәтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Коронавирус пандемиясе ахырына якынлашадыр, мөгаен. Авыру әле баш калкытырга мөмкин, әмма вазгыятьне анализлау ковидның һәр дулкыны моңа кадәргеләреннән көчсезрәк булуын күрсәтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Н.И.Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты дәвалау факультетының йогышлы авырулар һәм эпидемиология кафедрасы мөдире Владимир Никифоровка сылтама белән хәбәр итә.
«Мин пандемия ахырына якынлаша дип уйлыйм, әмма чир баш калкытырга мөмкин әле. Шулай да коронавирусның һәр яңа дулкыны авырлыгы һәм чир йоктыручылар саны буенча моңа кадәргеләреннән көчсезрәк», - диде Никифоров.
Ул билгеләп үткәнчә, коронавируска бәйле вазгыять буенча фараз кылу бик катлаулы, шулай ук әлегә «омикрон»ның яңа варианты «цербер»ның да үзен ничек тотачагы турында да фикер йөртергә иртәрәк. Ул чирнең тагын да авыррак формада узуына китермәс һәм ниндидер фаҗиганең сәбәпчесе булмас дип көтелә, диде белгеч.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова элегрәк илдә коронавирус инфекциясенең ике яңа варианты табылуы турында белдергән иде. Аларның берсе - «омикрон» штаммының яңа варианты «цербер» ил буйлап таралыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз