Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб коронавирусның сирәк очрый торган, әмма куркыныч нәтиҗәсе хакында кисәтте
Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 179 147 очрагы теркәлгән, шуларның 15 меңнән артыгы хастаханәгә озатылган.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән пациентларны артериаль кан басымы борчырга мөмкин. Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков «Ura.ru» порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Кан тамырлары, йөрәк һәм баш миенә зыян килү – болар барысы да артериаль кан басымы күтәрелү рәвешендә тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин», - дип ачыклык кертте табиб.
Ул билгеләп үткәнчә, баш авыртуыннан аермалы буларак әлеге симптом сирәгрәк очрый һәм аны башка факторларны (мәсәлән, симерү яки диабет) төшереп калдырганнан соң ковидтан соңгы симптом сыйфатында квалификацияләргә мөмкин.
«Канның ою сәләте бозылмаганмы-юкмы икәнен карарга, башка психоэмоциональ һәм физик йөкләнешләрне, шулай ук бүтән чирләрне дә истә тотарга кирәк. Әгәр алар булган һәм тагын да көчәйгән икән, моны да ковидтан соңгы симптомга кертергә мөмкин», - дип сүзен төгәлләде Крючков.
Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 179 147 очрагы теркәлгән, шуларның 15 меңнән артыгы хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып Россиядә барлыгы 15 199 720 кеше коронавирус йоктырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз