news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Коронавирусны сезонлы җиңел авыруга әйләнде дип уйлау – хата

Коронавирус җиңеләйде һәм сезонлы «гриппка» гына әверелде дип уйларга иртәрәк әле, ди Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович.

«Кешеләр коронавирусны хәзер җиңел генә авыруга әйләнде дип уйларга мөмкин. Әмма бу алай түгел. Без ковидны сезонлы авыру дип әйтә алмыйбыз, ул әлегә пандемия фазасында. Әмма иммунитет бөтенләй булмаган, кискен фазада түгел. Беренче ел – иң авыры, икенчесе дә катлаулы булды, авыруны җиңәргә өйрәнеп киләбез. Шулай да, коронавирусны грипп кебек сезонлы авыруга әйләнде дип әйтеп булмый әле», – диде Мелита Вуйнович ТАСС агентлыгына биргән интервьюда.

Вирусолог, Марциновский исемендәге медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры (Сеченов университеты составында), Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Александр Лукашев та әлеге фикерне хуплый.

«Әгәр өч ел эчендә нинди дә булса тотрыклы сезонлылык күрсәк, бу хакта әйтергә була, әмма әле без моны күрмибез. Сезонлылык – чагыштырмача төшенчә. Киләчәктә коронавирус сезонлы булыр дип уйлыйм. Ләкин ул сезонлылык нинди булыр – елына бер яки ике сезонмы, кайсы айларда булыр, ел саен булачакмы әллә юкмы – хәзер моны әйтү авыр. Тик бу ихтимал», – диде Александр Лукашев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100