news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирусны җәйге вируслардан аерырга өйрәтте

Россиянең көньяк төбәкләреннән кайтучы туристлар өйләренә төрле вируслар, шул исәптән коронавирус та алып кайта ала, дип кисәтте табиб-инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул гадәти инфекцияне COVID-19дан ничек аерырга кирәклеге турында сөйләде.Бу хакта РИА Новости яза.

«Җәй көне көньяктан төрле авырулар кайта. Бу - энтеровирус, ротавирус, норовирус. Әгәр эчәк авыруы симптомнарына ютәл, төчкерү, тамак авыруы да өстәлә икән, бу коронавирусның омикрон штаммы булырга мөмкин. Бу очракта ПЦР-тест тапшырырга кирәк», - диде инфекционист.

«ПЦР-тест коронавирус авыруын ачыкларга ярдәм итәчәк. Анализны оператив рәвештә ясарга кирәк. Бу табибларга авыруны ничек дәваларга һәм авыру белән контактка кергән кешеләрне ничек дәваларга кирәклеген күрсәтәчәк», - дип аңлатты Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100