Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб коронавирусны ачыклау өчен ышанычлы тестларны атады
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 авыруын ачыклау өчен ОТ-ПЦР нигезендәге тестларны «алтын стандарт» дип бәяләгән.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «Медси» клиникалар челтәре медицина директорының лаборатор диагностика буенча урынбасары Ольга Калачева коронавирусны ачыклау өчен тестның ОТ-ПЦР методын «алтын стандарт» дип атады.
Коронавирусны ачыклауның молекуляр методларына ПЦР һәм LAMP-тест керә. Төп метод булып ОТ-ПЦР санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 ачыклау өчен ОТ-ПЦР нигезендәге тестларны «алтын стандарт» дип бәяли. Бу хакта РИА Новости яза.
ОТ-ПЦР технологиясе зур лабораторияләр өчен кулай, ул тәҗрибәле персонал булуны таләп итә, дип белдерә табиб. ОТ-ПЦР тикшеренүне 45 минутта башкарырга мөмкинлек бирә торган картридж форматындагы тест-системалар да бар. Тик алар кыйммәт тора һәм аларның җитештерүчәнлеге аз.
Тест-системаның төгәллеге 99 процент белән бәяләнә. Ялган нәтиҗә күп очракта тикшеренү технологиясен төгәл үтәмәү һәм анализны дөрес итеп алмауга бәйле, дип нәтиҗә ясады Калачева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз