Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб коронавирус еш йога торган урыннарны атады
Кешеләр үзләренең гадәти урынын алмаштырганда ковид эләктерә.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең баш санитар табибы Дмитрий Козловских ковидның кеше күп булган урыннарда еш йогуы турында сөйләгән.
«Кешеләрнең күпчелеге сәфәрләрдә, кеше күп булган урыннарда яисә күптән күрешмәгән танышлары белән очрашканда ковидны ешрак йоктыра», — дип сөйләгән табиб РИА Новости агентлыгына.
«Авыручыларның 11 проценты - эш урыннарында, 10 проценты гаилә әгъзаларыннан ковид йоктырган. Күпчелек кеше үзенең гадәти урынын алмаштырганда ковид эләктерә. Мисал өчен, башка шәһәргә бару, озак күрешмәгән дуслар һәм танышлар белән очрашу, кеше күп булган урыннарда булу», — дигән табиб.
Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыруны вакцинация ясатып киметеп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз