news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб кемнәргә коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамавы хакында сөйләде

Тумыштан көчле иммунитетка ия кешеләргә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамый.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кеше коронавирус инфекциясе йоктырудан «кача» яки авыруның җиңелчә узуын тәэмин итә ала торган шартлар бар. Бу хакта «Известия» газетасы иммунолог, контракт-тикшеренү компаниясе генераль директоры Николай Крючковка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, тумыштан көчле иммунитетка ия кешеләргә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамый. Әгәр мондый кешенең организмына вирусның зур булмаган «доза»сы эләксә, ул авырмаячак, чөнки иммунитет инфекцияне мөстәкыйль рәвештә җиңәчәк.

Әмма бу очракта коронавирус симптомнары булмаса да, авыруга карата иммунитет барлыкка килми.

Шулай ук инфекциянең ахыргы нәтиҗәләре салкын тидереп авырган кешеләр өчен дә алай ук куркыныч түгел.

«Гадәттә, мондый очракта аларда антитәнчекләр яки иммун Т-күзәнәкләр саклана, алар коронавируска да җавап бирә», - дип яза «Известия».

news_right_1
news_right_2
news_bot