news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб картлыкны кичектерү серләре белән уртаклашты

Медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова үзенең Telegram-каналында кыйммәтле махсус чаралардан башка һәм үз өстеңдә тәҗрибәләр үткәрмичә генә картлыкны кичектерү серләре белән уртаклашкан. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Мин конкрет кагыйдәләрне үтәү аркасында үз яшьтәшләреннән шактый яшь күренүче кешеләр белән әледән-әле очрашам», - дип искәртә табиб һәм биредә сүзнең дөрес туклану, даими физик активлык хакында баруын билгеләп үтә.

Шулай ук авыруларны үз вакытында дәвалау һәм «сырхаулау хәлен компенсацияләү» дә бик мөһим, дип искәртте белгеч.

«Теш куйдырырга, авыру ашказанын – дәваларга, симерүдән – котылырга, коры тирегә крем сөртергә кирәк. Шулай ук яшь барган саен организмга «хезмәт күрсәтүгә» күбрәк вакыт сарыф ителәчәген дә истә тотыгыз. Моның нәтиҗәсе – тулы канлы тормыш, аек акыл һәм хәрәкәтчәнлек», - дип яза эндокринолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100