Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб көзге арыганлык һәм йокы килүдән котылу чарасын әйтте
Табибка күренеп хроник авыруларның ялкынсынуын булдырмаска кирәк. Алар организмга тискәре йогынты ясый.
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Табиб Татарстан халкына көзге арыганлыктан һәм йокы килүдән ничек котылырга кирәклеген аңлатты.
Көз җитү белән кешеләр еш кына йокы килүгә һәм арыганлыкка зарланалар. Моның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында Татарстан халкына, туры эфир вакытында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгече Люция Фейсханова сөйләде.
«Бу — яктылык җитмәү белән бәйле. Яктылыкка дефицит булганда, организмда мелатонин эшкәртелеп чыгара башлый. Ул йокыны китерә. Максималь рәвештә эш өчен уңайлы шартлар, якты ут булдырырга һәм эш өстәлен кояш төшәрлек итеп куярга тырышырга кирәк. Өйдә булганда пәрдәләрне кормаска кирәк», — диде табиб.
Табибка күренеп хроник авыруларның ялкынсынуын булдырмаска кирәк. Алар организмга тискәре йогынты ясый.
Люция Фейсханова сүзләренчә, үзең утырган бүлмәне җилләтү дә бик мөһим. Көзен һәм кышын кешеләр тәрәзәләрне сирәгрәк ача, шуның аркасында кислород кими. Бу үз чиратында арыганлыкка һәм йокы килүгә китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз