Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб иртә язның аллергиклар өчен куркыныч булуы турында кисәтте

2025 елда Россиянең кайбер төбәкләрендә яз вакытыннан алда килә. Бу аллергиядән интегүчеләргә авыр чор булачак, дип сөйләде РИА Новостига табиб-аллерголог Татьяна Сахарова.
Табиб алдан генераль җыештыру үткәрергә, тәрәзәгә тузанга каршы челтәрләр куярга, шулай ук һаваны чистарту функциясе белән кондиционер урнаштырырга кирәк, диде.
Табиб билгеләп үткәнчә, иртә яз аркасында агачлар иртә бөреләнә башлый. Шулай итеп, аллергия сезоны да иртәрәк башлана.
«Аллергия сезонына әзерлекне алдан ук башларга кирәк. Барыннан да тузан җыелган урыннарны сөртергә кирәк. Тузан суырткычның HEPA-фильтры булырга тиеш, ул вак тузанны кире кире һавага чыгармый», - дип билгеләде Сахарова.
Сахарова сүзләренчә, фатирны иртәнге биш белән ун аралыгында һәм коры җилле көнне җилләтергә ярамый. Бу вакытта һавада серкә концентрациясе максималь була. Фатирны яңгырдан соң, кичке-төнге вакытта җилләтергә мөмкин, дип сөйләде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз